Эзләү нәтиҗәләре
- әгәр абыйсына яки җиңгәсенә бер генә тапкыр күренгән булсам да, менә хәзер мин аларга туп-туры барып керә алыр идем. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Менә шундый исәпләр корып, мин мехбаза конторасына барып кердем. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Шуннан соң ул, аз гына дәшми торып, ни өчендер тирә-ягына каранып алды да тавышын әкренәйтә төшеп: — Минем янга керегез әле, — диде һәм, минем җавапны да көтмичә, кызу гына алдан китеп тә барды. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Ул кинәт кенә башын күтәрде, болай да зур күзләре тагын да ныграк ачыла төште, һәм йөзенә гаҗәпләнү катыш куркумы, кызганумы чыккан төсле булды. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Авылда кискен сыйнфый көрәш бара, кулак калдыклары, кулак иярченнәре бөтен көчләре белән колхоз эшенә аяк чалырга, халыкны колхоздан биздерергә, куркытырга тырышалар … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Йә, бу дошман тегермәненә су кою түгелме? Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Приказ чыккан, эш беткән булса да, минем бу юлы олы яшьтәге абзыйга, коллективның рәсми кешесенә, үземнең гаепсез булуымны бик тә аңлатасым килгән иде. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Моның өчен бер генә юл бар: сез партоешма исеменә гариза язарга тиешсез. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Ләкин, кая барасымны ачык кына белмичә, башта мин Бауман буйлап киттем, аннан ни өчендер Болакка таба борылдым, аны да узып, Печән базарына барып чыктым. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
- Базар, әлбәттә, мин эзләгән урын түгел, аның таш кибетләре, тыз-быз чапкан кешеләре арасыннан тизрәк үтеп, Кабан күленә таба киттем. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН